«Без төрле һәм шуның белән көчле»: мәгълүмат-танып белү сәгате (6+)

28 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында «Без төрле һәм шуның белән көчле» дигән мәгълүмат-танып белү сәгате  үтте.

Мы разные и ..
IMG_20211028_130637
IMG_20211028_131112
IMG_20211028_131348
IMG_20211028_142758

Китаплар – һәр милләтнең, һәр кешенең алыштыргысыз һәм бетмәс-төкәнмәс рухи байлык чыганагы. Чара барышында китапханәче яшь китап сөючеләргә кызыклы һәм аңлаешлы итеп «толерантлык» төшенчәсенең мәгънәсен һәм аның принципларын ачып салды. Балалар кешеләрнең төрле булуын ачыклады: киенү рәвешләре төрле, уеннары төрле, телләре төрле, йолалары һәм ышанулары төрле. А. Волковның «Волшебник Изумрудного города», В. Драгунскийның «Денискины рассказы», К. Станюковичның «Максимка» һ.б. китаплары белән таныштылар. Толерантлык турында «Про Диму» мультфильмын карау балаларда аеруча зур тәэсирләр тудырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: